+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 апрель 2020, 10:01

Утырабыз

Республикабыз, илебез, бөтен дөнья өчен көтмәгәндә килгән бүгенге авыр сынау чоры үтеп китәр, әлбәттә. Бездән сабырлык, бердәмлек таләп ителә. Сабак-нәтиҗәләр соңрак чыгарылыр, әлбәттә. Ә бүген сезгә якташыбыз Марат Кәбировтан күчтәнәч.

Табигатьнең үз кануны,
Табигатьнең үз аңы.
Вакыт-вакыт тарап тора
Азып барган дөньяны.
Ул үзгәртми үз канунын,
Үз адымын нык тота…
Прокурорлар утырталмый,
Ә табигать утырта.
“Законнардан өстен”нәр дә
Җиңәлми аның көчен.
Утырта ул вакытында
Утырмаганнар өчен.
Утырабыз өебездә,
Ваз кичеп дөньялардан…
(Кайларда утыра икән
Өйләре булмаганнар?)
Амнистия сорап булмый,
Булмый хәтта дәшеп тә.
Кемнәребез – төп башында,
Кемнәребез – тәхеттә.
Утырабыз барыбыз да…
Тотсак та, тотылсак та…
Утыру-утыру инде,
Кайларда утырсак та.
Табигатькә каршы барып
Булмый шул чак кына да.
Бик узынсаң – утырта ул,
Азынсаң – яткыра да.
Табигать-ана сынавы
Бик озак булмастыр ул.
Сискәндереп кисәтер бер
Һәм аякка бастырыр.
Һәм без тагын онытырбыз
Табигать-ана барын…
Кисәтер инде аналар
Үзенең балаларын…
Табигать – безнең анабыз,
Җир – газиз өебез дә…
Ә әлегә утырабыз
Гаепсез көебезгә…
Марат КӘБИРОВ.
Фото: sib.fm
Читайте нас