Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров православие динен тотучыларны Христосның яңадан туу бәйрәме белән котлады.
Аның сүзләренә караганда, халкыбызның гореф-гадәтләрендә һәрвакыт кадерле бәйрәмнәр бар. Аларга, һичшиксез, гомернең мәңгелек тантанасын гәүдәләндерүче Пасха да керә.
“Быел Пасханы бәйрәм итү, кызганычка каршы, бөтен кешелекнең яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чоры белән туры килде. Әгәр дә без берләшеп, иң яхшы гуманистик сыйфатларыбызны һәм якыннарыбызның гомере һәм сәламәтлеге өчен көрәшергә җөрьәт итсәк, һичшиксез, бу куркынычка каршы тора алачакбыз, — диде республика җитәкчесе. — Гражданнарыбызның сәламәтлеге сагында торучыларга: медицина хезмәтләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә һәм волонтерларга аерым рәхмәтемне белдерәм. Югары оешканлык, тәртип һәм үзара ярдәмләшү безгә катлаулы вәзгыятьне җиңеп чыгарга ярдәм итәр дип ышанам”.
Шулай ук, Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, урыс Православие чиркәве һәм республиканың гасырлык әхлак нигезләрен саклаучы, җәмгыятьтә үзара хөрмәтне раслаучы барлык дини берләшмәләре вәкилләре эшчәнлеге республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнә.
«Бүген руханилар дин тотучылар белән бергә Аллаһы Тәгаләдән коткару турында сорап дога кыла, хәвефсезлек кагыйдәләрен катгый үтәргә өнди. Пасха — ул мәхәббәт, тынычлык һәм игелек символы! Барыгызга да чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, оптимизм, тормышның өзелмәс җиңүенә ышаныч телим. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», — диелә котлауда.
Фото: bashinform.ru