Республикада 20 апрельдән социаль хезмәтләр күрсәтүче барлык учреждениеләр карантинга ябылды.
Алар төбәктә берничә дистә. Бүген Башкортстан Башлыгы оператив киңәшмәдә муниципалитетлар җитәкчеләренә социаль учреждениеләрнең карантинга ябылуын шәхсән контрольгә алырга кушты. "Анда йөрү мәҗбүри түгел. Учреждение директорлары белән бәйләнештә булыгыз. Еактан үтә, нәрсә булганын карый аласыз. Бүген 19 сәгатькә кадәр барысын да контрольдә тотугыз турында хәбәр итегез. Директорлар белән аларның шәхси җаваплылыгы турында сөйләшергә кирәк. Бу йогышлы авыру учреждениегә эләгү белән, ул эчтән шартлаячак. Һәм бу сезнең җаваплылык ", — диде муниципалитетлар башлыкларына Радий Хәбиров.
Аның сүзләренчә, социаль учреждениеләрдә кешеләргә болай да кыен, шуңа күрә монда Ковид-19 кабынуына юл куярга ярамый. "Социаль учреждениеләр хезмәткәрләренең яңа категориясе алгы сафка эләгүен исәпкә алып, мин аларга өстәмә түләүләр турында карар кабул иттем. Алар — карантинда эшләүче кешеләр, өстәвенә шәхси һәм һөнәри эшчәнлектә дә аерым кыенлыклар белән бәйләнгән. Бу — авыр хезмәт. Без бу кешеләргә ярдәм итәргә тиеш ", — диде Башкортстан Башлыгы һәм Хөкүмәткә бу уңайдан тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Фото: mk.ru