+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 апрель 2020, 19:15

Иртәгә 20 градус җылы булачак

Яз җылысы Башкортстанга киләсе атна башында ук кайтачак.

Яз җылысы Башкортстанга киләсе атна башында ук кайтачак.

Атмосфера басымы үсәчәк. Аяз көннәр күбрәк булачак. Шуңа күрә көндезге температура фоны 21 апрельгә +15,+20гә кадәр җитәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, дип фаразлый Башгидрометүзәк синоптиклары.

Дүшәмбе, 20 апрельдә, алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез республикада кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәючән җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һәм иртән томан булу ихтимал.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас