Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан халкына Пасха бәйрәмен өйдә уздыруны күздә тоткан киңәшләргә колак салган өчен рәхмәт белдерде.
24 апрельдә Рамазан ае башлана. Республика Башлыгы мөселманнарны гыйбадәтханәләрдә җыелмаска һәм коллектив ифтарлар үткәрмәскә өндәде.
— Әгәр 24 апрель көнне без әле карантин режимында булсак, Ураза гаетендә мондый җитди хәлдән чыгу юлында булырбыз дип өметләнәм, — дигән ышаныч белдерде республика җитәкчесе.
Оператив киңәшмәдә үзизоляция режимын бозган өчен язылган штрафлар саны турында хәбәр иттеләр. Узган атнада республикада эчке эшләр органнары һәм башкарма хакимият органнары хезмәткәрләре тарафыннан үзизоляция кагыйдәләрен бозу факты буенча 3000дән артык штраф язылган. Көн саен безнең шәһәр урамнарында 2000гә якын — эчке эшләр органнары, 300дән артык Росгвардия хезмәткәре эшли. Уфада бу шулай ук Иҗтимагый хәвефсезлек үзәгенең 200дән артык хезмәткәре.
Фото: bashinform