Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ул тирәдә су басу куркынычы зур түгел. Белгечләр фикеренчә, елга 760 сантиметр дәрәҗәсенә күтәрелгәндә генә якындагы йортлар территорияләрен су басу куркынычы туа. Ә аның бүгенге дәрәҗәсе якынча 495 сантиметр тәшкил итә.
Моннан тыш, бер тәүлек эчендә Уфа районында Агыйделдә су 24 сантиметрга күтәрелүе теркәлгән, су дәрәҗәсе 425 сантиметрга җиткән.
Караидел елгасы Югары Сөян авылы һәм Шакша поселогы янында 23 сантиметрга күтәрелгән, су дәрәҗәсенең иң югары урыны 540 сантиметр тәшкил итә.
«Алдагы көннәрдә Дим, Агыйдел һәм Караидел елгаларында су дәрәҗәсе күтәреләчәк. Республика сусаклагычлары тулылануын дәвам итә: Павловкада ул тәүлегенә 44, Юмагуҗада - 158, Нөгештә 72 сантиметрга артты, - дип хәбәр итәләр дәүләт комитетында. — Республика елгаларында куркыныч гидрологик күренешләр күзәтелми. Елгалар ярларыннан чыкмый. Алар торак пунктларына куркыныч тудырмый."»
Якын көннәрдә Башкортстанда яңгырлы һава торышы көтелә, бу, әлбәттә, елгалардагы су дәрәҗәсендә чагылыш табачак.
Фото: "Башинформ"




