Мондый мөмкинлектән файдаланып калыгыз.
Көннәр җылыта, димәк, русиялеләр коронавирустан дачада, бакчада качып кала алачак. Дәүләт думасы депутаты Вячеслав Никонов нәкъ шулай уйлый. Ул әйтүенчә, Русиянең күп кенә кешеләрендә бакча булу аларга чир йоктырудан котылырга һәм үз дачаларында үзизоляциядә булырга мөмкинлек бирәчәк.
Бакчаның тагын отышлы ягы — гаиләне уңыш белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, шулай ук кешеләр күп җыелган урыннардан еракта булу эпидемияне үткәреп җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә, тавыклар һәм йорт куяннары үрчетергә була, супермаркетларга һәм сәүдә үзәкләренә бармаска да мөмкин.
"Русия дачалар һәм бакчалар саны буенча дөньяда беренче урында тора һәм, минемчә, бу безнең халыкка үз -үзеңне тәэмин итәргә һәм, ахыр чиктә, вируслы куркынычларны җиңәргә мөмкинлек бирәчәк", — ди Вячеслав Никонов.
Димәк, дачага китәргә вакыт!