Республика Башлыгы Радий Хәбиров бүген эш сәфәре белән Кырмыскалы районында булды.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кырмыскалы районына эш сәфәре барышында төбәк өчен әһәмиятле инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы җитештерү предприятиеләрендә булды.
Прибельский поселогында ул Карламан сөт-консерва комбинатында булды. Ул 69 ел элек ачылган. Бүген комбинатта 150 кеше эшли, тәүлеккә 40 тонна чимал эшкәртелә. Ассортиментта - традицион куертылган сөтнең 60 төре, чиста сөт һәм әчкелтем продукция.
Предприятиенең генеральный директоры Александр Кулимбетов барлык технологиянең санитария кагыйдәләрен төгәл үтәп оештырылганын әйтте, шулай ук производствоны алга таба үстерү планнары белән уртаклашты.
- Республиканың бу предприятиесе төрле үзгәртеп коруларны һәм җитәкчеләр алмашынуының авыр юлын узды. Ниһаять, без аның эшен җайга сала алдык, - диде Радий Хәбиров һәм комбинат вәкилләрен "Инвестсәгатькә" чакырды.
Олыкүл авылында Башкортстан Башлыгы дезинфекцияләү чараларын җитештерүгә махсуслашкан «Дэлекс» оешмасы мәйданчыгында булды. Директор Дмитрий Колязов җитештерү һәм продукция тутыру участокларын күрсәтте, заказларның күләме соңгы вакытта шактый артты, дип билгеләп үтте. Препаратларның ассортиментын киңәйтү һәм аларны чыгару күләмнәрен киңәйтү планнары бар. Инвестпроектка кертемнәр суммасы - якынча 20 миллион сум.
Кабак авылында төбәк җитәкчесе «Кировец-Уфа» предприятиесен төзү, тракторларны ремонтлау һәм яңарту, шулай ук авыл хуҗалыгы җиһазларын әзерләү буенча инвестпроектны гамәлгә ашыру барышын тикшерде.
Республика эшкуары Радик Хафизовның Сургутта элек нигезләнгән предприятиене эшләтеп җибәрү башлангычын узган атнада "Инвестсәгать"тә хупладылар. Булачак завод мәйданчыгында җиһазлар монтажы бара инде. 1 июльдә биредә элек имзаланган контрактлар кысаларында нефть тармагы өчен агрегатлар чыгарыла башлаячак.
Эшкуар сүзләренчә, коронавирус таралу шартларында кайбер тармаклар өчен кертелгән чикләүләргә бәйле рәвештә, җитештерү җиһазларының бер өлешен сатып алу һәм тәэмин итү белән кыенлыклар туган. Проектка ярдәм итү мәсьәләләре турында Радий Хәбиров инвестор белән эшлекле киңәшмәдә фикер алышты.
- Республикада Бүздәкта «Кировец» маркалы техникага хезмәт күрсәтү буенча шундый ремонт-механика заводы булдыру омтылышы бар иде инде. Аларның нидер барып чыкмады. Шуңа күрә без сезгә ярдәм итәргә әзер. Мондый техника авыл хуҗалыгына бик кирәк, - диде Радий Хәбиров.