+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 апрель 2020, 14:35

Уфада торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре ничек эшли?

Бүген Уфа шәһәре хакимиятендә үзизоляцияләнү режимында торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре эшен оештыру мәсьәләсе буенча онлайн-брифинг үтте.

Бүген Уфа шәһәре хакимиятендә үзизоляцияләнү режимында торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре эшен оештыру мәсьәләсе буенча онлайн-брифинг үтте.
Сорауларга Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Салават Хөсәенов җавап бирде.
- Уфаның барлык торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре штат режимында эшли. Башкала урамнарына дезинфекция үткәрүнең беренче этабы тәмамланды. 7 миллион квадрат метрдан артык шәһәр урамнары һәм юллары эшкәртелде. Бүген төнлә икенче этап башланды. Дәвпаханәләр янындагы территорияләр кабат эшкәртелде. Эшкәртелгән өслекнең гомум мәйданы өч этап нәтиҗәләре буенча 21 миллион квадрат метр тәшкил итәчәк, - диде Салават Хөсәенов. - Дезинфекцияне тиешле лицензиясе булган оешма үткәрә. Препарат шулай ук сертификатланган һәм лицензияләнгән, халык өчен бернинди куркыныч та тудырмый.
25 апрельдә "Яшел Башкортстан" экология акциясе үтәчәк. Коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау, шулай ук күп халык катнашлыгында чаралар үткәрүгә бәйле чикләүләр сәбәпле, шәһәр территорияләрен яшелләндерү эшләрен торак-коммуналь хезмәтләр көче белән үткәрү планлаштырыла. Барлыгы 12 мең төп агач утыртылачак.
Башкортстан башкаласында "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында эшләрне гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүген Комсомол урамын реконструкцияләү расланган график буенча алып барыла. Анда эшләр 2021 ел ахырында тәмамланачак.
Быелгы юл-төзелеш сезонында гомум озынлыгы 21 километр чамасы булган урам-юл челтәренең 22 участогы норматив халәтенә китереләчәк.
Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан.
Читайте нас