+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 апрель 2020, 13:46

Ниһаять, алар да туган җирдә!

Бүген иртән Казан аэропортына русиялеләр белән ике рейс төште. Берсе - Һиндстанның Гоа штатыннан, икенчесе - Төркиянең Анталия шәһәреннән.

Бүген иртән Казан аэропортына русиялеләр белән ике рейс төште. Берсе - Һиндстанның Гоа штатыннан, икенчесе - Төркиянең Анталия шәһәреннән.

Беренче самолетта Башкортстаннан - 21 пассажир, икенчесендә 29 пассажир булган. Уфалыларны һәм республика туристларын башкала аэропортында Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков каршы алды.

«Безнең туристларны өйгә кайтаруга ике «Башавтотранс» автобусы оештырылды, — дип ачыклык кертте комитет җитәкчесе. — Аларның барысын да обсерваторга - «Радуга» шифаханәсенә алып барабыз.

Кайтучылар арасында «Спутник ФМ» радиостанциясенең популяр алып баручысы, шоумен Борис Быстров та бар иде.

"Безне Салават Таһир улы шәхсән каршы алды. Барысына да коры паеклар таратылды, шуңа күрә беркем дә ач калмады, — дип аныклады «Башинформ» агентлыгына Гоа-Казан рейсы пассажиры. - Башкортстан туристлары барысы да үзләрен яхшы хис итә, температура һәм коронавирусның башка билгеләре беркемдә дә юк».

Якынча мәгълүматларга караганда, Башкортстаннан тагын 300ләп кеше чит илдә кала. Элегрәк Уфа обсерваторына Таиландтан кайткан туристларны урнаштырулары турында хәбәр ителгән иде.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров кушуы буенча, Туризм һәм Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитетлары Башкортстан халкын башка илләрдән кайтаруны дәвам итә. Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, компетентлы органнар «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» принцибы буенча эшләргә тиеш.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас