+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 апрель 2020, 09:19

Тагын бер үзизоляция режимын бозучыны тотканнар... (видео)

Өстәвенә ул исерек булган?..

Бәләбәй шәһәре урамында полиция хезмәткәрләре ике хатын-кызны туктата, ә аннары берсен эләктереп ала. Тоткарлау мизгеле видеога төшерелә һәм социаль челтәрләрдә теркәлә. Халыкны, комментарийларга караганда, полиция хезмәткәрләренең үз-үзен тотышы да ачуландыра.

"Башинформ" агентлыгы мәгълүматы буенча, тоткарланучыларның берсе элегрәк "үтерү яки сәламәтлеккә зыян салу" маддәсе буенча хөкем ителгән 30 яшьлек хатын булып чыга. Аңа карата "җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрү" мәддәсе буенча беркетмә төзелә. Шулай ук Русия Тикшерү комитетының территориаль бүлекчәсенә хакимият вәкилен мыскыл итү факты буенча материаллар җибәрелә.


Фото / видео: bashinform.ru сайтыннан.
Читайте нас