Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика Башлыгы Радий Хәбировның башлангычын хуплады һәм үзенең айлык хезмәт хакын коронавирс пандемиясенә бәйле рәвештә гражданнарга ярдәм итү һәм үсеш өчен Башкортстан хәйрия фондына ("Безнең кайгырту" проекты) күчерде.
- Килеп туган эпидемиологик хәл икътисадка, күп кенә гражданнарның гаилә иминлегенә тискәре йогынты ясый. Ярдәм өлкән яшьтәге гражданнарга, күпбалалы гаиләләргә, авыр тормыш хәлендә яшәүче кешеләргә кирәк. Моннан тыш, медиклар, волонтерлар эшенә ярдәм итү өчен акча кирәк. Акциядә катнашу мөмкинлеге күпләрдә бар. Барысы да пандемиядән зыян күрмәгән, предприятиеләрнең бер өлеше, киресенчә, табышлырак эшли башлаган, - дип шәрехләде үз карарын парламент спикеры.
Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, пандемия башланганнан бирле депутатлар кризиска каршы берничә закон кабул иткән, республика гражданнары өчен кан тапшырган, волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр өчен саклану чаралары сатып алган, гражданнарга хокукый консультацияләр буенча кайнар линия ачкан, гражданнарга, социаль, медицина, мәгариф оешмаларына зур күләмдә хәйрия ярдәме күрсәткән.