+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 апрель 2020, 13:50

Константин Толкачев: "Басма матбугатка ярдәм итегез!"

"Коронавирус чорында бу аеруча мөһим", - ди Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе.

"Коронавирус чорында бу аеруча мөһим", - ди Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе.

Матбугатка язылу кампаниясе кысаларында республика һәм муниципаль гәзит-журналлары ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, күпбалалы, аз керемле гаиләләр файдасына хәйрия подпискасы рәсмиләштерүгә юнәлтелгән акцияләр үткәрә.

"Атайсал" гәзите (Сибайда чыга һәм Урал аръягында тарала) Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан "Атайсал" гәзитен бүләк итәм" акциясен игълан итте. Беренче булып акциягә Дәүләт җыелышы- Корылтай депутаты Денис Назаров кушылды, ул сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен 75 данә гәзит яздырды.

- Бу депутатның язылу кампаниясендә катнашуының беренче очрагы гына түгел. Барлык дәрәҗәдәге парламентарийлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, эшкуарлар өчен яхшы үрнәк, - диде Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. - Халыкның начар якланган катламнары файдасына матбугатка яздыру - бер үк вакытта гражданнарга һәм басма киңкүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү. Мөмкинлеге булган бөтен кеше тарафыннан башкарылган мондый эш, бигрәк тә хәзер, коронавирус пандемиясе шартларында бик мөһим. Хәл бик тиз катлаулана. Кешеләргә, кызганычка каршы, ялган күп булган мәгълүмат ташкынында юнәлеш алу кыен. Нәтиҗәдә, кешеләр еш кына реаль эпидемиологик хәлне күзалламый, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә белми. Мондый хәлдә абруйлары шик тудырмаган дәүләтнең басма киңкүләм мәгълүмат чараларының тикшерелгән мәгълүматны оператив бирүе һичкайчан булмаганча мөһим. Моннан тыш, шуны истә тотарга кирәк, Интернет белән файдаланмаган өлкән буын кешеләре өчен гәзит һәм журналлар нигездә төп мәгълүмат чыганагы булып кала бирә.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас