Әлеге чара телне үстерүгә булышлык итәчәк.
Быел башкорт теленнән диктант беренче тапкыр онлайн форматта үтте. Биремнәр өч этапка бүленде. Башкорт теленнән белеме башлангыч дәрәҗәдәгеләргә текст 11:00дән 11:25кә кадәр укылды. Телне яхшы белүчеләр диктантны 11:30дан 11:55 кә кадәр язды. Төньяк-көнбатыш диалектын йөртүчеләр өчен диктант 12:00дән 12:20гә кадәр узды.
Текстны тикшерүгә җибәрү бик гади. Иң гади ысул - теркәлергә һәм bashkdictant.ru сайтында шәхси кабинетта текст белән фотография яки скан җибәрергә кирәк. Шулай ук фотографияне bashkdiktant2020@mail.ru почтасына яисә WhatsAppта 7 (927) 950-02-66 номерына 26 апрельгә 23:59 кадәр җибәрергә кирәк.