Узган тәүлектә янә 35 кешедә әлеге авыру ачыкланды.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы бүген дә республикада коронавирус таралуы турында чираттагы брифингта белдерде.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм "Роспотребнадзор"ның мәгълүмат системасында ил буенча барлыгы 490 расланган инфекция очрагы теркәлгән. Үткән тәүлектә Башкортстанда анализларның янә 35 расланган нәтиҗәсе алынган.
Бүгенге көндә республиканың стационарларында 272 кеше дәвалана.
Аларның 28енең хәле авыр дип бәяләнә, 20сенең үпкәләре ясалма вентиляциягә тоташтырылган. Шул ук вакытта амбулатор дәвалануда авыруның җиңел формасы булган 145 кеше бар.
Брифингта билгеләнүенчә, COVID-19 белән пациентлар үлеменең яңа очраклары узган тәүлектә теркәлмәгән.
Әлегә кадәр COVID-19 диагнозы белән 14 пациент үлүе билгеле.