+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 апрель 2020, 07:42

COVID-19 белән авыручылар ята торган реанимациядән - видео

Бүлектә бик авыр хәлдә авырып ятучы кешеләр күп.

Бүлектә бик авыр хәлдә авырып ятучы кешеләр күп.


Мәскәүдәге 15нче санлы дәваханәнең баш табибы Валерий Вечорко авырулар белән тулы палаталарны видеога төшергән. Ул коронавирус йоктырып, бирегә авыр хәлдә салынган кешеләр саны артуы турында сөйли һәм авырган кешеләрнең кырык яшькә кадәр булуына басым ясый. Вечорко реанимациядәге бүлмәне телефон камерасына төшергән кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.


«Соңгы арада безнең реанимация бүлегенә яшь кешеләрне күп китерәләр. Аларның хәле бик катлаулы була, аларны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыру таләп ителә. Реанимацияләр бик тыгыз режимда эшли, пациентлар күп, көн саен аларның саны арта бара, аеруча кырык яшькә кадәргеләр күп килә. Алар килгәндә үк бик авыр хәлдә була», — ди доктор.


Кадрларда COVID-19 белән авыручылар белән тулы реанимация бүлеге сурәтләнә.


Башкортстанда үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына 20 кеше тоташтырылган, 25 апрельгә коронавирус белән авыручылар саны 35 кешегә артты һәм 490га җитте. Терелүчеләр саны - 2.


Фото: vesti.ru
Читайте нас