+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 апрель 2020, 18:55

Талпан уянды! Сак булыгыз!

Тикшерүгә инде 200 кеше мөрәҗәгать иткән.

Тикшерүгә инде 200 кеше мөрәҗәгать иткән.

Көннәр җылытып, ялан-кырларда үләннәр чыга, агачлар яфрак яра башлауга, талпаннар да уяна. Башкортстанда гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак хәбәр итүенчә, республикада инде талпан кадалу очраклары булган, 200дән артыгы тикшерелгән. Бу бөҗәкләр кадалган кешеләр бик авыр чирләргә дучар булырга мөмкин.
Быел талпан кадалу очрагы белән беренче мөрәҗәгать 25 мартта ук булган, бәхеткә, республикада талпан энцефалиты белән авыручылар әлегә теркәлмәгән. Еш очрый торган һәм иң куркыныч инфекцияләр — талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы (Лайм авыруы). Кызганычка каршы, бу авыру соңгы елларда арта бара. Гигиена һәм эпидемиология үзәге бүлекчәләре ял көннәрсез эшли, тәннән алынган талпаннарны 9.00дан 16.30 сәгатькә кадәр тапшырырга мөмкин. Талпаннарны үзләре чыгара алмаган кешеләр травмпунктларга мөрәҗәгать итә ала. Тәүлек эчендә учреждениенең рәсми сайтында кодлы номер буенча нәтиҗәне белергә мөмкин.
Читайте нас