+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 апрель 2020, 17:56

Чүп чыгару - "чүп" мәсьәлә түгел

Башкортстан Хөкүмәтендә “чүп-чар реформасы”ның агымдагы проблемалары турында фикер алыштылар.

Башкортстан Хөкүмәтендә “чүп-чар реформасы”ның агымдагы проблемалары турында фикер алыштылар.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасы эше мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.

Узган атнада социаль челтәрләрдә халыкның "чүп-чар" реформасы мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләренә анализ ясау шикаятьләрнең кимүен күрсәтте. Элеккечә үк Уфа шәһәре, Уфа һәм Иглин районнары вакытында чыгарылмаган чүпкә кагылышлы мөрәҗәгатьләр саны буенча лидерлар исәбендә.

Шәһәр һәм авылларда чүп чыгару буенча фототеркәү мәсьәләсе җентекләп каралды. Вице-премьер Борис Беляев фотоотчетларның сыйфатын контрольдә тотуны көчәйтергә кушты, ә башкаручыларның барлык процессларны теркәү буенча үз вазыйфаларына салкын карарга теләге дә булмасын, дигән фикерне җиткерде ул.

Шулай ук, каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләүләр җыю мәсьәләсе дә каралды. Операторларның сүзләренә караганда, халык тарафыннан түләүләр кимү тенденциясе күзәтелә башлаган.

Аннары республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рәиф Абдрәхимов автомобиль юлларында чокырларны ямау буенча эшләрнең барышы турында видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.

Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев билгеләп үткәнчә, муниципалитетларда һава торышы тотрыкланып, чокырларны ямау эшенә актив керешкәннәр. Юл чокырларын бетерү буенча 15 апрельдә билгеләнгән планның 50 процент дәрәҗәсенә 15 майга чыгу бурычы куелды.

Фото: pravitelstvorb.ru


Читайте нас