Бу адымга барган әти-әни суд алдына басачак.
Сочидагы суд шаккатарлык очракны караячак. Шәһәрнең Адлер районында ике гаилә, балалары белән бергә өлкән яшьтәге туганнары янында булганнан соң, соңгылары коронавирус белән дәваханәгә эләгә.
Биш балада да вирус булуы ачыклангач, әти-әниләре аларны клиникада дәвалаудан баш тарткан. Соңрак ата-аналарның үзләрендә дә бу чир табылган.
Гаиләләр кисәтү алган, әмма аларга җавап бирмиләр һәм хәтта телефонга да җавап бирми башлаганнар. Аларның барысын да мәҗбүри рәвештә дәваханәгә салырга планлаштыралар.