Бүгенге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамакның төнге клубындагы инцидентка карата фикерен белдерде.
Әлеге учреждениегә гамәлдәге үзизоляция шартларында 50дән артык кеше җыелып күңел ачкан.
— Ялларда Стәрлетамакта үзизоляция режимын бик яхшы үтәүләренә “сокландым". Аларның хәтта төнге клублары да эшли, анда дистәләрчә кеше йөри: бииләр, тормышка шатланалар һәм башкалар. Минемчә, бу — тәртипсезлек. Владимир Иванович (Куликов, Стәрлетамак хакимияте башлыгы), мин Сездән бу проблемага җитдирәк каравыгызны үтенәм. Республикада зурлыгы буенча икенче шәһәр исәпләнүче Стәрлетамакны "шартлатсагыз", бу Сезнең намусыгызда булачак. Борын төбегездә төнге клуб эшләвен белмәдегезмени? — диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе хокук саклау органнарыннан бу хәлгә хокукый бәя бирүне һәм закон бозучыларны җаваплылыкка тарттыруны таләп итте.
— Владимир Иванович һәм башка муниципалитет башлыклары өчен бу җитди сабак булыр дип ышанам. Яшьләр сөенә, шаяра, ә шунда бер инфекцияле кеше үтеп керсә, нәрсә булачак? Оператив штаб мәгълүматлары буенча, чир йоктыручылар исәбенә 18дән 60 яшькә кадәр кешеләр эләгә. Һәм хәлсезрәк булганга түгел, ә үзизоляция режимын бозганга күрә, чөнки алар — халыкның активрак өлеше. Бер ахмаклык җитә, һәм янә күпләр инфекция эләктерәчәк, — дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.
Фото: Telegram-канал Mash