+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 апрель 2020, 10:00

Сак булыгыз, су баса!

Башгидромет мәгълүматлары буенча, Уфа янында Караидел һәм Агыйдел елгаларында су дәрәҗәсе арта.

Башгидромет мәгълүматлары буенча, Уфа янында Караидел һәм Агыйдел елгаларында су дәрәҗәсе арта.

Шул сәбәпле, башкала янындагы кайбер ял итү базаларына су керә.

Әлеге ведомстводан хәбәр итүләренчә, кичә Агыйделнең су дәрәҗәсе 24 сантиметрга арткан һәм 596 сантиметр, Караиделдә исә, 28 сантиметрга артып, 656 сантиметр тәшкил иткән.

Су дәрәҗәсе арту сәбәпле, башкаланың берничә районында су басу күзәтелә. Киров районында «Рочер» кунакханә-ресторан комплексына һәм «Кояшлы комнар» ял базасына алып баручы Мелькомбинат янындагы ике юлны су баскан. Дудкино бистәсендә дә машина юллары өлешчә зыян күргән. Шулай ук Кооператив аланы районындагы 15 участокка су кергән.

Ленин районында Романовка һәм Козарез торак пунктлары арасында Агыйдел елгасы күпере янында автомобиль юлыннан су ага. Дим бистәсендәге «Козарез», «Альбатрос» һәм «Озон» бакчаларына илткән юлда да су.

Игътибар!
Әгәр сезнең йортка су керсә, электр һәм газны сүндерергә кирәк. Аннары "112" номеры буенча оператив хезмәтләрне чакыртырга һәм булган хәлләр турында хәбәр итәргә кирәк. Анда сезгә алга таба нишләргә кирәклеген аңлатачаклар. Әгәр су көн дәвамында китсә, тынычланыгыз. Әгәр ул тагын да арта һәм сез үзегез генә су басу зонасыннан чыга алмыйсыз икән, ул чакта сезне эвакуациялиләр.

Фото: "Башинфом"


Читайте нас