Лиана Хәйретдинова, үзенең ире Ринат Җиһаншин югалуы турында хәбәр итеп, аны эзләп табуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе турында язган идек инде. Ринатның туганнары аның исән-сау, әмма хатынаннан качарга мәҗбүр булуы турында хәбәр итә.
Югалган дип игълан ителгән ирнең сүзләренә караганда, аның хатыны белән мөнәсәбәтләре бик катлаулы булган – Ринат белән Лиана берничә ел дәвамында күп тапкыр аерылышкан, тагын кавышкан...
«Хатыны теңкәсенә тиеп җәфалагач, ул нервлар какшавы нигезендә нык авырый башлады, - ди Ринатның туганы. - Ул, бик йомшак һәм игелекле кеше буларак, хатынына каршы тора алмый иде. Ә ул аны утыргычка бәйләп куеп, эшкә җибәрмәскә дә мөмкин иде. Шуның аркасында ул ике эштән колак какты. Ринат аңардан күптән китәргә маташса да, ул аны шәхси детективлар белән эзли башлый, ә аңа туганнар, әни алдында оят була һәм янә әйләнеп кайта. Аны хурламагыз, аңа болай да авыр."
«Бүген әнинең кан басымы күтәрелде, ул янаулар, яла ягу факты буенча полициягә гариза язарга җыена. Моңа кадәр күпме язганы турында әйтеп торасы да түгел, хәзер Лиана 100әр "симка" сатып алган, һәрбесеннән көнгә 59 тапкыр шалтыратырга мөмкин», – дип сөйли Ринатның туганы.