Швециянең элекке премьер-министры Фредрик Рейнфельдт кризис шартларында икътисадны яңадан эшләтеп җибәрү өчен илләрнең чикләрен ачарга кирәк, ди. Бу хакта ул Уфада 28 апрельдә узучы "Дөнья коронавирустан соң: Евразия йөрәгеннән караш" беренче халыкара онлайн-форумында белдерде.
"Пандемиядән соң глобаль дөнья рецессиясе киләчәк. Без тирән икътисади төшенкелек күрәчәкбез. Ә бәлки икенче пандемия киләсе елга башланыр? Безгә сәламәтлек саклауга күбрәк игътибар бирергә кирәк. Безгә мондый пандемияләр белән нәтиҗәле көрәшү өчен белем тупларга кирәк. Өстәвенә, икътисадны яңадан эшләтеп җибәрү һәм илләр арасында сәүдә әйләнешен арттыру өчен илләрнең чикләрен ачарга кирәк. Бу очракта бөтен мөмкинлекләребезне торгызырга мөмкинбез. Кешеләр сәяхәт итәргә һәм бер илдән икенчесенә йөрергә тиеш", - дип саный спикер.