+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 апрель 2020, 12:10

"Хокукларыбызны чикләүгә түзәрбез! Вирусны гына җиңегез!"

Радий Хәбиров бүген узган онлайн-форумда халыкның үзизоляциягә адекват карашта булуын белдерде.

Радий Хәбиров бүген узган онлайн-форумда халыкның үзизоляциягә адекват карашта булуын белдерде.
Коронавирус пандемиясенең төп янауларының берсе - кешеләрнең ач булуы һәм хакимиятләрнең бурычы - моңа юл куймау. Бу хакта "Коронавирустан соң дөнья. Евразия йөрәкләреннән караш" онлайн-форумында белдерде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
"Минем хатыным көн саен волонтер булып эшли. Ул мохтаҗларга азык-төлек тарата. Көн саен кешеләрнең ничек яшәве турында сөйли. Бу вакытта аның күзләренә яшь килә. Безнең бурыч бүген - кешеләрнең ач булуына юл куймау. Без зур, көчле илдә, бай илдә яшибез", - диде ул.
Катлаулы вакытта, бик күп кешеләргә авыр һәм ярдәм кирәк булганда, гражданлык җәмгыятенең бик нык үсүе сизелә башлады. Шунысын да ассызыкларга кирәк, сүз очын-очка ялгап яшәгән пенсионерлар турында гына түгел, бала тәрбияләүче эшсез калган гаиләләр турында да.
- Волонтерларга рәхмәт, алар үзләренә иң мөһим функцияне йөкләде, ул - мохтаҗларга ярдәм итү, - диде республика Башлыгы.
Радий Хәбиров сүзләренчә, бездә бүген иҗтимагый килешү формалаша. Ул җәмгыять белән Хөкүмәтнең бәйләнешен чагылдыра. Гражданнар үзләренең хокукларын һәм ирекләрен чикләүгә килешә, ә алмашка адекват һәм нәтиҗәле чаралар таләп итә, коронавирусны тизрәк җиңү юллары барлыкка килүен көтә.
Фото: smolensk-i.ru
Читайте нас