Бу хакта бүген "Коронавирустан соң дөнья: Евразия йөрәгеннән караш" форумында әйтелде.
Стратегик башлангычлар агентлыгының генеральный директоры Светлана Чупшева Русиядә коронавирус пандемиясеннән соң икътисадны тергезү 3 елдан 5 елга кадәр дәвам итәргә мөмкин, дип саный. Бу хакта ул бүген "Коронавирустан соң дөнья: Евразия йөрәгеннән караш" беренче халыкара онлайн-форумында белдерде.
- Русиядән товарлар импорты 2,5 тапкыр төште. Күп предприятиеләр һәм хәтта тармаклар арасында авиация элемтәләре, икътисади элемтәләр туктатылды. Төрле бәяләмәләр буенча, тергезү өчен 3 елдан 5 елга кадәр вакыт кирәк булачак ", - диде спикер.