Ул иртәгә, 29 апрельдә, безгә якын ераклыкта булачак.
Җиргә диаметры 1,5 километр булган 1998OR2 астероиды якынлаша. 1998 елда ачылган бу астероид потенциаль куркыныч санала, чөнки ул Җир орбитасына шактый якын килә, дип хәбәр итә НАСА (Һавадан гизү һәм космик киңлекне тикшерү милли идарәсе) белгечләре. Ведомство мәгълүматлары буенча, ул Җиргә 29 апрельдә якынлашып, әмма хәвефсез арада — 6,2 миллион километр ераклыкта узып китәчәк.
Пуэрто-Рикода Аресибо обсерваториясе астрономнары галәмнән очып килүче күк җисемен күзәтеп, астероид дөньяны биләп алган пандемия турында белә, ул саклагыч битлек кигән, дип шаярта. Рәсемнәрдә аның алдында хәзерге вакытта бик актуаль саклану чарасын хәтерләтүче ярым үтәкүренмәле пленка барлыгы күренә.
Астрономнар 1998OR2 орбитасын исәпләп чыгарган һәм аның 2079 елда Җиргә әйләнеп кайтачагын ачыклаган. Ул чакта ул безнең планетага хәзергегә караганда тагын якынрак - якынча 1,7 миллион километр ераклыкта гына булачак.
Фото: tvzvezda.ru