Бүген шушы темага беренче халыкара онлайн-форум үтәчәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ТАСС мәйданчыгында узган “Дөнья коронавирустан соң: Евразия йөрәгеннән караш” беренче халыкара онлайн-форумына багышланган интерактив матбугат конференциясендә катнашты.
– Без әле коронавируска бәйле хәл кискен чорда. Барлык дәүләтләр дә кешелек дөньясына янаган җитди хәвеф белән көрәшә. Әмма без дөнья коронавирустан соң нинди булачагы, республикада, илебездә нинди яңа күренешләр көтеләчәге турында уйланабыз. Шуңа күрә барыбыз да бергә җыелып, бу уникаль чорны аңларга тырышыр өчен әйдәүче эксперт-футурологларны, сәяси экспертларны чакырырга карар иттек, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, форумның төп бурычы – дөнья икътисады кризисыннан ничек чыгарга кирәклеген аңлау.
Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева булачак форумның көн тәртибендә тикшереләчәк мәсьәләләрнең актуальлеген ассызыклады.
– Безгә пандемия нәтиҗәләрен киметү буенча тактик чаралардан тыш, аннан соң булачак күренешләр турында да фикер алышу мөһим, – диде Светлана Чупшева. – Бу форум фикер алышу, илләр һәм эксперт берлекләре, бизнес арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләү өчен бик кызыклы, сыйфатлы мәйданчык булачак.
Швециянең элекке премьер-министры Фредрик Рейнфельдт, үз чиратында, Башкортстан җитәкчелегенә форумны оештырган өчен рәхмәт белдерде.
– Чара бик вакытлы оештырыла, – диде ул. – Пандемия чорында илләр сәламәтлек саклау системаларының куәтен арттыра. Күпләр эпидемиядән соң икътисадның нинди булачагы турында да уйлана.
– Дәүләтләр алдында зыян күргән компанияләргә ничек ярдәм итү мәсьәләләре тора. Моны эшләү җиңел түгел. Әмма бу мәсьәләләрне бүген хәл итү зарур. Әлеге шартларда эшләргә өйрәнергә кирәк, – дип билгеләп үтте Бундестаг депутаты Штефан Койтер.
Журналистлар сорауларына җавап биреп, Радий Хәбиров республикада коронавируска каршы көрәш буенча өч төп бурычны хәл итүгә юнәлтелгән чаралар комплексы гамәлгә ашырылуын әйтте.
– Беренчесе – медицинаны иң начар сценарийга әзерләү. Шуңа күрә без кислород һәм үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппаратлары белән тәэмин ителгән койкалар санын актив рәвештә арттырабыз һәм табибларны әзерлибез. Икенчесе – халык арасында вирус таралмауга юнәлтелгән чаралар: үзизоляция, карантин чаралары. Өченчесе – вируслар килә дә китә, ә икътисад эшләргә тиеш. Эпидемиядән соң икътисадны тиз арада тергезү өчен актив ысуллар эзлибез.
Матбугат конференциясен төгәлләп, Радий Хәбиров булачак форумда катнашучыларны сәламләде һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер булган спикерларга рәхмәт белдерде.
“Дөнья коронавирустан соң: Евразия йөрәгеннән караш” беренче халыкара онлайн-форум бүген bashkiria-live.com платформасы нигезендә
интерактив форматта узачак.