+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 апрель 2020, 11:50

"Космосны өйрәнүдән туктап, битлек тегәргә мәҗбүрбез"

"Коронавирустан соң дөнья. Евразия йөрәгеннән караш" халыкара он-лайн форум эшен башлады.

"Коронавирустан соң дөнья. Евразия йөрәгеннән караш" халыкара он-лайн форум эшен башлады.
Пандемия тәмамланганнан соң дөнья сизелерлек үзгәрәчәк. Ул күпкә мәгълүматлырак һәм мобиль булачак. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров "Коронавирустан соң дөнья. Евразия йөрәгеннән караш" халыкара он-лайн форумында белдерде.
"Ай ярым эчендә homo sapiens җәнлекләр патшасыннан иң гади микроорганизмнарның аучылык объектына әверелде. Кешелек дөньясыкосмоска кораблар очырды, океан тирәнлеген өйрәнде, ә бүген безнең энергия битлек тегүгә, антисептиклар җитештерүгә юнәлтелгән. Кичә генә без үз ирегебез белән ләззәтләнә идек, ә бүген фатирларыбызда үзизоляцияләү режимында утырырга тиеш. Күпләр бу тормыштан арыды, - дип белдерде республика Башлыгы.
Төбәк Башлыгы сүзләренчә, җәмгыятьнең асылы да шунда - ул критик минутларда мобилизацияләнә һәм исән кала белә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада үткән әлеге онлайн-форумда яңа җәмгыятьтә хакимияткә карата яңа таләпләр дә, аның әхлакый йөзе һәм компетентлыгы да формалашачак, дип белдерде. Яңа таләпләргә килү өчен җәмгыятьнең барлык әгъзаларына да җаваплар эзләргә туры киләчәк.
Башкортстан Башлыгы фикеренчә, перманент киләчәк янаулар чорында тотрыклы булачак, бигрәк тә сәяси, социаль һәм икътисади өлкәләрдә. Практика шуны күрсәтә, вирусны җиңү адекват, көчле хакимият, адекват сәяси институтлар булган урыннарда нәтиҗәле хәл ителә.
Шулай ук Радий Хәбиров коронавирустан үлем дәрәҗәсе түбән булуны һәм безнең илдә бу җәһәттән чаралар күрелүне Русия Президенты Владимир Путинның һәм хакимиятнең барлык институтларын мобилизацияләү нәтиҗәсе дип саный.
Билгеле булуынча, бу онлайн-чара республика җитәкчелеге башлангычы белән уза. COVID-19дан соң дөньяның киләчәге турында 100дән артык Русия һәм халыкара спикерлар фикер алышачак.
Фото: ex-press.by
Читайте нас