Кинорежиссер, сценарист, продюсер һәм язучы Люк Бессон фикеренчә, COVID-19 пандемиясе - кешелек дөньясына үзгәрергә вакыт дигән үзенчәлекле сигнал. Бу хакта ул Уфада 28 апрельдә узучы "Дөнья коронавирустан соң: Евразия йөрәгеннән караш" беренче халыкара онлайн-форумында белдерде.
Панама утрауларыннан туры эфирга чыккан кинорежиссер Русия һәм Башкортстанның - "искиткеч матур" булуын билгеләде, һәм форумда шәхсән катнаша алмавының кызганыч булуын белдердеү
"Фильм төшергәндә миңа һәрвакыт кешеләрнең тормышын күрсәтү һәм яңа билгеләмәләр, формалар һәм аңлатмалар табу мөһим. Әмма без реаль вакыйгаларда яшибез. Җәмгыять моңа ниндидер комсызлык, канәгатьсезлек идеяләренә яшерелгән булуы белән бәйле рәвештә килде. Бу - хәбәр. Безгә бу хәбәрне дөрес аңларга һәм үзгәрергә кирәк", - диде ул.