+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 апрель 2020, 15:25

Нассим Талеб: "Коронавирус - "кара аккош" түгел..."

Эссеист, язучы, статистик, трейдер һәм риск-менеджер Нассим Талеб COVID-19 пандемиясен "кара аккош" түгел дип саный, гәрчә ул котылгысыз булса да.

Эссеист, язучы, статистик, трейдер һәм риск-менеджер Нассим Талеб COVID-19 пандемиясен "кара аккош" түгел дип саный, гәрчә ул котылгысыз булса да.
Чөнки безнең дөньяда, мәгълүмат бик тиз тарала башлагач, без аның турында алдан ук бераз белдек. Мондый фикерне спикер Уфада 28 апрельдә узучы "Дөнья коронавирустан соң: Евразия йөрәгеннән караш" беренче халыкара онлайн-форумында белдерде.
"Чынлыкта исә бу алай ук начар да түгел, чөнки без бу пандемиянең таралу механизмнарын беләбез, димәк, без аның белән ничек көрәшергә икәнен дә беләбез", - дип саный Нассим Талеб.
Аның фикеренчә, бәлки, бу пандемия турында "соры аккош" дип әйтергә мөмкиндер.
"Ышанам, киләчәктә без күпкә әзер булачакбыз һәм шундый ук куркыныч туса, азрак югалтулар белән үтәчәкбез", - дип билгеләп үтте халыкара онлайн-очрашуда катнашучы.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас