+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 апрель 2020, 07:30

“Үзизоляциядә Стәрлетамакта төнге клуб эшләү – тәртипсезлек!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров катгый режимны бозучыларның кылыгына хокукый бәя бирүне таләп итте.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров катгый режимны бозучыларның кылыгына хокукый бәя бирүне таләп итте.

27 апрельдә Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус белән авыручылар буенча актуаль мәгълүматлар җиткерде.

Бүгенге көндә СОVID-19 инфекциясе йоктыруның 570 очрагы теркәлгән. Соңгы тәүлек эчендә авыруның 43 яңа очрагы ачыкланган, үлем очрагы юк. Узган ял көннәрендә 12 кеше дәваханәдән чыгарылган, пандемиянең бөтен чорында корнавирустан 72 кеше савыккан.
Шулай ук, министр билгеләп үткәнчә, имин булмаган территорияләрдән кайткан 119 кеше обсерваторга урнаштырылган, шуларның 26сы — балалар. Ведомство мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Башкортстанда пациентларны дәвалауда 814 ясалма сулыш алдыру аппараты җәлеп ителгән.
Уфада 21нче дәваханәдән карантин алынды, дип хәбәр итте Максим Забелин. Барлык чикләү чаралары бетерелде. Бүгенге көннән медицина учреждениесе штат режимында эшли башлады.
Исегезгә төшерәбез, клиника карантинга 13 апрельдә дәваханәдә яңа коронавирус инфекциясенә шик белән пациент табылганнан соң ябылган иде.
Киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамакның төнге клубындагы инцидентка карата фикерен белдерде. Әлеге учреждениегә гамәлдәге үзизоляция шартларында 50дән артык кеше җыелып күңел ачкан.
— Ялларда Стәрлитамакта үзизоляция режимын бик яхшы үтәүләренә “сокландым”. Аларның хәтта төнге клублары да эшли, анда дистәләрчә кеше йөри: бииләр, тормышка шатланалар һәм башкалар. Минемчә, бу — тәртипсезлек. Владимир Иванович (Куликов, Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы), мин сездән бу проблемага җитдирәк каравыгызны үтенәм. Республикада зурлыгы буенча икенче шәһәр исәпләнгән Стәрлетамакны “шартлатсагыз”... бу сезнең намусыгызда булачак. Кайдадыр борын төбегездә төнге клуб эшләвен белмәдегезмени? — диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе хокук саклау органнарыннан бу хәлгә хокукый бәя бирүне һәм закон бозучыларны җаваплылыкка тарттыруны таләп итте.
— Владимир Иванович һәм башка муниципалитетлар башлыклары өчен бу җитди сабак булыр дип ышанам. Яшьләр сөенә, шаяра, ә шунда бер инфекцияле кеше үтеп керсә, нәрсә булачак? Оператив штаб мәгълүматлары буенча, чир йоктыручылар исәбенә 18дән 60 яшькә кадәр кешеләр эләгә. Һәм хәлсезрәк булганга түгел, ә үзизоляция режимын бозганга күрә, чөнки алар — халыкның активрак өлеше. Бер ахмаклык җитә һәм янә күпләр инфекция эләктерәчәк, — дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.
Киңәшмәдә мәгариф министры Айбулат Хаҗинның чыгышы тыңланды.
Радий Хәбиров мохтаҗлык кичергән укучылар өчен планшетлар сатып алырга тәкъдим итте. Беренче чиратта, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен. Мәктәп укучыларына планшетлар сатып алуга акча республикага Русия Юристлар ассоциациясе тарафыннан хәйрия ярдәме сыйфатында юнәлтелгән 3 миллион сум бүленәчәк.
— Безгә Русия юристлары ассоциациясе хәйрия ярдәме рәвешендә 3 миллион сум күчерде. Минемчә, шундый ихтыяҗ булса, бу акчаны планшетлар сатып алуга юнәлтергә мөмкин. Алыгыз. Бигрәк тә чыгарылыш сыйныф укучылары булган гаиләләргә планшетлар нык кирәк. Ләкин мин моны бик тиз эшләвегезне үтенер идем. Без бу эшне системалы рәвештә алып бармадык. Моның белән партия, волонтерлык оешмалары шөгыльләнгәнен беләм. Әйдәгез, бераз акча юнәлтеп, чыгарылыш имтиханнарын тапшыручыларга ярдәм итик, — дип тәкъдим итте Радий Хәбиров.
Шул ук вакытта, Айбулат Хаҗин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада дистанцион уку белән укучыларның 100 проценты колачланган.
Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы, юллар төзү һәм реконструкцияләү проблемалары һәм башка мәсьәләләр каралды.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас