Язгы өмәләргә "Кызыл таң"чылар да кушылды.
Республикада төбәк Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан игълан ителгән “Эстетика елы” кысаларында язгы өмәләр дәвам итә. Эпидемиологик хәлнең катлаулы булуына карамастан, шәһәр-районнарда оешма, предприятие, хуҗалык, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, барлык санитар нормаларны үтәп, тирә-юньне тәртипкә китерә, чүп-чардан тазарта.
Бу өмәләргә “Кызыл таң” нәшрияты коллективы да беренчеләрдән булып кушылды. Журналистлар, кулларына тырма һәм себерке алып, Матбугат йорты алдындагы территорияне тәртипкә китерде.
— Без ел саен үзебезгә беркетелгән территориядә өмә ясыйбыз. Күмәк эшкә кул түзми, дигән борынгылар. Әлбәттә, быелгы хәл-шартлар аркасында аны элеккечә күмәк һәм күңелле итеп башкару мөмкин түгел. Шулай да саклык чараларын күреп, битлек-перчаткаларда, бер-беребездән таләп ителгән дистанцияне саклап, тирә-якны тазартуга, ямьләндерүгә үз өлешебезне керттек, — ди баш мөхәррир урынбасары Рәфис Сәяхов.
Дөнья буйлап таралучы коронавирус пандемиясе тормышның күп кенә өлкәләренә тыюлар кертсә дә, ул чисталыкка киртә була алмый!
Фото: Юлия Төхбәтуллина