+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 апрель 2020, 08:35

"Юл юклыгына өйрәндек. Ә Интернетсыз нишләрбез?"

Дистанцион белем бирүгә өйрәнгәндә кайбер авылларда Интернет юклыгы да ачыкланды...

Дистанцион белем бирүгә өйрәнгәндә кайбер авылларда Интернет юклыгы да ачыкланды...
Благовещен районының Карагайкүл авылында Интернет юк, шуңа күрә мәктәп укучыларына өйгә кейслар китерәләр. Тик менә узган җомгада автобус та бу юлдан авылга керә алмаган.
Карагайкүл авылында Интернет юк. Шуңа күрә балаларга биремнәрне өйләренә китереп бирәләр. Тик узган җомгада мәктәп укучылары кейсларсыз калды.
Урындагы халык сүзләренчә, монда юллар яз һәм көз бозыла. Ул республиканың эре сәнәгать предприятиесе балансында тора. Асфальт монда түшәлмәячәк, чөнки бу юлдан авыр йөк машиналары йөри. Асфальт шунда ук җимереләчәк. Ә менә балалар мондый шартларда ничек укырга тиеш? Бу сорау әлегә ачык кала.
Фото: Bash.News.ru
Читайте нас