+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 апрель 2020, 13:50

4 майдан соң битлексез чыкмаска!

Коронавирус белән көрәш буенча оператив штаб киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров республикада битлек режимы кертелүен игълан итте. 4 майдан һәркем җәмәгать урыннарында битлектә булырга тиеш.

Коронавирус белән көрәш буенча оператив штаб киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров республикада битлек режимы кертелүен игълан итте. 4 майдан һәркем җәмәгать урыннарында битлектә булырга тиеш.
– Без бу датаны махсус билгелибез, кешеләргә шәхси саклану чаралары алырга өч көн вакыт калдырабыз, – диде Радий Хәбиров. – Бүген без тәүлегенә 150 мең данә битлек җитештерәбез. Аларның даруханәләрдә булуын тәэмин итүне сорыйм.
Башкортстан Башлыгы волонтерларга үзаллы битлек алалмаучыларга аларны илтүне оештырырга кушты.
Радий Хәбиров doroga02 порталы буенча эштә үзгәрешләр булуын да белдерде.
– Кешеләрнең бик арыганлыгын аңлыйбыз. Шуңа күрә транспортта йөрүне рөхсәт итәбез, вакытны да 90нан 180 минутка кадәр үзгәртәбез, – диде төбәк җитәкчесе. – Шәһәр кешеләренең бакчаларына чыгуын хуплыйбыз. Ләкин изоляция режимын үтәгән хәлдә генә.
Радий Хәбиров бакчаларга йөрүче җәмгыять транспортының тиешле маршрутларын оештырырга кушты, санитария-эпидемиология нормаларын үтәргә кирәклекне ассызыклады.
Республика Башлыгы зиратларның элеккечә ябык булуын билгеләде. Шуңа күрә 2 майда билгеләнә торган мәрхүмнәрне искә алу көненең башка датага күчереләчәген әйтте. Бу мәсьәлә дини лидерлар белән тикшереләчәк.
Фотто: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/132513.html
Читайте нас