Аның вазыйфасына хәзер төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы, шулай ук дәүләт сәламәтлек саклау системасының медицина оешмалары эшчәнлеген, республика Хөкүмәте һәм Русия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе белән элемтәне контрольдә тоту керә.
"Асылда, без сезгә уртак эш өчен ышанычлы ярдәм җибәрәбез, - дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров республика сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Максим Забелинга. - Министрлыкта агымдагы эш артты һәм мин без сәламәтлек саклауның башка тармакларын кулдан ычкындырырбыз дип куркам. Бездә бит кешеләр авырмый тормый: инфарктлар да, онкология авырулары да бар. Мин сезнең планлы операцияләрне туктатмаска карар кабул итүегез өчен бик рәхмәтле.
Шуңа күрә сезгә көндәлек эшчәнлеккә игътибар итәргә кирәк, ә коронавирус буенча эшкә кагылышлы өлешне оештыру өчен Ринат Бәширов барлык кирәкле вәкаләтләргә ия. Мондый карарны мин имзаладым".
Фото: bashinform.ru