Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә үз-үзеңне изоляцияләү режимын 11 майга кадәр озайтты.
Бу хакта ул пәнҗешәмбе көнне республика Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә белдерде.
«Бу безнең өчен җиңел булмаган карар булды, чөнки кешеләр психологик прессингтан, матди проблемалардан, иминлек кимүдән, өйдә утырудан да арыды", - дип белдерде Башкортстан Башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, төбәк Башлыгының республика халкын тулысынча үз-үзеңне изоляцияләү кирәклеге турындагы Указы 31 мартта гамәлгә керде.
Әлеге Указ нигезендә, "шәһәрләр һем авылларның тормыш эшчәнлеген тәэмин итуче хезмәтләрдән тыш, барысы да шушы режимны тотарга тиеш".
Радий Хәбиров ассызыклаганча, республикада авырулар санының кимүе турында сөйләргә әле иртә. Әмма бу күрсәткечнең үсешенә, беренче чиратта, тестлаштырылучылар санының көн саен артуы тәэсир итә.
Фото: bashinform.ru