+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 Май 2020, 15:04

Кечкенә Ландыш битлек тегеп, күршеләренә тарата

Моннан ике ай элек әле без рәхәтләнеп урамда йөри идек, бала-чага туйганчы уйнап, балалар мәйданчыгын тутырып чыр-чу киләләр иде. Мәҗлесләр, туй-табыннар гөрли иде, эшкә, кунакка, теләгән җиргә барабыз, төрле концерт, бәйрәмнәрдә халык шыгрым тулы була торган иде. Санап киткәнемчә, без көн дә күреп өйрәнгән күренешләр. Әлеге вакытта халык самоизоляциядә өйдә утырып арыды, элекке тормышны бик сагына, әкияттәге матур мизгелләр кебек искә төшереп, бер-берсенә сөйли. Дөньяны биләп алган, тиз тарала торган коронавирус атна-ун көндә дилбегәне кысып тотып, бөтен Җир шарын тыеп туктатты кебек. Мондый үзгәрешкә Җир халкы һич әзер түгел иде. Мораль яктан бер-ике атнада миенә сеңдереп, глобаль көрәш барганына инанды. Күп кеше бөтен кагыйдәләре үтәп өйдә утыра. Укучылар да дистанцион укуга күнегеп килә кебек, кеше барысына да яраклаша икән. Әмма күпләргә өйдә утыру, күрешеп аралашмау, бертөрлелек бик авыр бирелә. Бу вирус дөньяга “перезагрузка” ясый…

Күпләрнең күзләре гади генә нәрсәнең дә уңай ягын табарга өйрәнеп, матурлык күрә белә башлый, гаиләсенә игътибар өләшергә өйрәнә, якыннар исән-сау булуга куанып, бер-берсенең кадерен белергә өйрәнә башлый. Арада начарлык белән дә беткән очраклар да бар, әлбәттә. Мәсәлән, эчкечелек, самоизоляциядә озак бергә булгач, кул күтәрүгә күчү, үзеңә шөгыль тапмау, үзеңне кулда тота белмәу күңелсез нәтиҗәгә китерә.
Шунысы сөендерә – позитив кешеләр бик күп! Алар барын белгәч, күнелләр күтәрелеп, яшәүгә өмет өстәлә. Волонтерлар турында әйтеп үтәсем килә. Телевизор, радио, гәзитләрдә аларның изге эшләре турында шактый сөйләнде. Яше кермәгән, кечерәкләр, волонтер вазыйфасының бер өлешен генә булса да башкаручы дуслар да бар бит. Кыюлык туплап, өлкәннәргә, гарипләргә ярдәмгә ашыгучыларга рәхмәтнең олысын белдерәсе килә. Менә Туймазы районының Бишкурай авылында да алар бихисап, санап бетерерлек түгел. Һәрберсе үз көчен салырга тырыша – әлеге заманда ярдәм – ул өйдә утыру. Элегрәк халык бу күренешкә аптырап, ышанмый, көлеп карар иде. Әмма вирус бик тиз карашларын үзгәртте. Шул ярдәмчеләр арасыннан 4нче сыйныф укучысы Ландыш Рамазанова турында әйтми булмый. Дистанцион уку, өйгә бирелгән эшләрне үтәү арасында фельдшер әнисе эштән кайтуга, бөтен таләпләрне истә тотып, тукыма кисеп, тегү машинасы артына утырып, битлек тегәргә керешә. Юып, үтекләп берничә битлек әзерләп куя. Алай гына да түгел, күрше апа-абыйларга тегеп бирде. «Кызым, зур рәхмәт, безнең өчен борчыласың, кулыңнан куан», – ди алар. Ландыш әле өйрәнеп кенә килә, шулай да 20-30 данә тегеп, якын-тирәдә яшәүчеләргә өләште. Әле дә тегергә бик теләп тотына. Бу һөнәрне үзләштерүе дә киләчәк өчен – зур файда. Афәрин, Ландыш, рәхмәт! Авылыбызда оста тегүчеләр дә шактый, аларга да зур рәхмәт. Тиз арада битлек тегеп, якыннарын саклыйлар. Алла боерса, позитив кәеф белән чирне тизрәк җиңеп чыгарбыз! Бердәм булып яшик, кагыйдәрне бозмыйк!

Айсылу ӘДЕЛГӘРӘЕВА, Уфа шәһәрендә яшәүче Туймазы районы Бишкурай авылы кызы.
Читайте нас