+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 Май 2020, 07:05

Үзизоляциядә ничек акылдан шашмаска?

Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре туганнар белән бер фатирда үзизоляция вакытында ничек акылдан шашмау турында киңәшләр биргән.

Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре туганнар белән бер фатирда үзизоляция вакытында ничек акылдан шашмау турында киңәшләр биргән.

Алар белән В. П. Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология үзәге директоры Зураб Кекелидзе да уртаклаша. Аның сүзләренә караганда, беренче чиратта, көн тәртибен килештерергә кирәк: үзеңнекен төзергә, гомум күренешнең нинди булуын сөйләргә, барысын да канәгатьләндерерлек график эшләргә.

Компромисска ирешү җиңел түгел - фикер алышу талашларга һәм үпкәләргә китерергә мөмкин. Бу очракка психиатрның да киңәш кенә түгел, гамәлнең тулы бер алгоритмы бар. Ул, гаилә әгъзаларына үпкәләргә рөхсәт ителә, әмма 3-10 минуттан да озаграк түгел, шуннан соң рәнҗетүчене гафу итәргә кирәк, ди. Моңа ничек ирешергә - аныкланмый.

10 минут үткәч, үпкә үтеп, барысы да гафу ителгәч, тынычланырга һәм, ә мин барысында да хаклы идемме, дип уйларга кирәк. Бөтенесендә дә булмаса - гафу үтенергә! Кекелидзе фикеренчә, бу кагыйдәләр өйдә гомум уңай халәтне саклап калырга һәм гаиләнең һәр аерым әгъзасының шәхси киңлеген бозуга юл куймаска ярдәм итәчәк.

Фото: 72.RU
Читайте нас