+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 Май 2020, 12:10

Янә 87 кеше...

Республикада коронавирус йоктыручыларның саны мең кешедән артып китте.

Республикада коронавирус йоктыручыларның саны мең кешедән артып китте. Башкортстанда коронавирус белән зарарлануның 87 яңа очрагы теркәлгән. Русиядә әлеге вирусны йоктырган кешеләрнең гомум саны тәүлеккә 10 мең 633 кешегә арткан. Шулай итеп, республикада СОVID-19 белән авырган пациентларның саны 1022 кешегә җитте.

Әлеге вакытта республика стационарында 438 кеше дәвалана, 385 кеше амбулатор дәвалау ала.
Узган тәүлектә янә ике кеше савыгып, дәваханәдән чыкты. Республика буенча коронавируска 75816 кеше тикшерелде.
Фото:interfax.ru
Читайте нас