+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 Май 2020, 13:15

Башкортстан алдынгылар исәбендә

Атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров агымдагы елның беренче кварталы йомгаклары буенча төбәкнең социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен атады.

Атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров агымдагы елның беренче кварталы йомгаклары буенча төбәкнең социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен атады.

Әйтик, гыйнвар-март айларында сәнәгать җитештерүе күләме 1,7 процентка арткан. Бу Русия буенча уртача күрсәткечтән 1,5 процентка күбрәк. Автотранспорт чаралары (57,8 процентка үсеш), дарулар (30,1 процентка), азык-төлек продуктлары (17 процентка) җитештерүюә уңай динамика күрсәтелгән.

Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 5,4 процентка арткан, шулай ук Русия буенча уртача күрсәткечне узып киткән. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров тармакта гамәлгә ашырыла торган инвестпроектларның зур өлешен билгеләп үтте.

Башкортстанда торак тапшыру буенча уңай динамика саклана, үсеш – 28,5 процент.

- Без алдагы елларда кайбер күрсәткечләрнең кимүен аңларга тиеш. Хәзер үк республика бюджетына керемнәрнең сизелерлек кимүен билгеләп үтәбез. Без моны күздә тоттык һәм тиешле чаралар күрәбез, - диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә өстәмә ярдәм таләп итүче икътисад тармаклары эшен анализлауны йөкләде.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан
Читайте нас