+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 Май 2020, 11:30

Башкортстанда үлем күрсәткече 6 процентка кимегән

Башкортстанда халыкның үлем очраклары шактый кимегән. Күп кенә күрсәткечләр буенча республика Идел буе федераль округында иң яхшы позицияләрне били.

Башкортстанда халыкның үлем очраклары шактый кимегән. Күп кенә күрсәткечләр буенча республика Идел буе федераль округында иң яхшы позицияләрне били.

Бу хакта социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров язган. Ирешелгән нәтиҗә хакимиятләрнең координацияләнгән эше нәтиҗәсендә генә мөмкин булды.

"Без яңа мәгълүматлар алдык, республикада үлүчеләр саны 6 процентка кимеде. Э Шул исәптән 12,7 процентка - тышкы сәбәпләр аркасында (Идел буе федераль округында иң яхшы күрсәткеч); 75 процентка — алкоголь белән агуланудан (Идел буе федераль округында иң яхшы күрсәткеч). 26,5 процентка - үз-үзенә кул салудан, 29,2 процентка - кан әйләнеше системасы авыруларыннан, 14,7 процентка-янгын вакытында, 5,6 процентка — юл-транспорт һәлакәтендә.

Бу дәүләт хакимияте органнарының, муниципалитетларның, җәмәгатьчеләрнең бердәм эшләве барлык күрсәткечләрнең иң мөһименә - кешеләрнең гомерен саклап калуга йогынты ясарга мөмкин дигән сүз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.", - дип язган ул.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас