Синоптиклар алдагы көннәргә сөенечле фаразлар бирә.
Бүген, 5 майда, Башкортстанда җәйге көн кебек җылы булачак.
Көндез һава температурасы +24 градуска кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 2-7 метр тизлектә.
Синоптиклар фаразларына караганда, якындагы өч көндә республикада җылы һава торышы сакланачак.
Температура фоны сизелерлек үзгәрмәячәк.