Бүген, 5 майда, “Уфа” аэропортына чит илдән Русия гражданнарын алып кайтучы Анталья - Дондагы Ростов - Уфа - Мәскәү (Шереметьево) рейсы төшәчәк.
Башкортстаннан 22 турист белән һава судносы урындагы вакыт буенча 23 сәгатьтә килеп төшәр дип көтелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Уфа аэропорты шулай ук Татарстан, Удмуртия республикалары, Чиләбе, Ырынбур, Свердловск, Түбән Новгород, Амур, Кемерово өлкәләре, Красноярск һәм Пермь крайлары, Ханты-Манси автоном округы халкы өчен транзит ноктасы булачак.
Кайтып төшкән пассажирларның күбесе аларны автомобиль транспорты белән яшәү төбәкләре обсерваторларына илтү өчен ил субъектлары вәкилләренә тапшырылачак.
Искәрмә булып безнең республикадан шактый еракта урнашкан төбәкләрдә яшәүчеләр тора. Әлеге гражданнар безнең якташларыбыз белән бергә 14 көн буе “Йоматау” шифаханәсе базасында обсерваторда медицина тикшеренүләре үтәчәк.