1 майда Русиядә күпфатирлы йортларда һәм алар янәшәсендәге территорияләрдә урнашкан зур булмаган җәмәгать туклануы объектларында алкоголь продукциясен сатуны тыю турындагы закон үз көченә керде.
Документ нигезендә, тыю 20 квадрат метрдан кимрәк мәйданлы биналарга кагыла. Төбәк хакимиятләре мондый оешмаларның мөмкин булган минималь мәйданын арттыра алучы өстәмә чикләүләр кертү хокукына ия. Шулай ук, алар торак йортларда урнашкан җәмәгать туклануы объектларында алкоголь сатуны тулысынча тыярга хокуклы.
Документ авторлары элегрәк, бу закон "наливайкалар" - беренче катларда урнашкан һәм төнлә алкоголь белән сату итүче зур булмаган барлар белән көрәшкә юнәлтелгән, дип белдергән иде.
Закон чыгару башлангычына гражданнарның күпфатирлы торак йортлар белән янәшә урнашкан территорияләрдә, шулай ук ихаталарда һәм балалар мәйданчыкларында җәмәгать тәртибен бозудан канәгать булмаган мөрәҗәгатьләре һәм шикаятьләре сәбәпче булды.
Фото: pixabay.com