Русия төбәкләре башлыклары, коронавирус йоктыруның яңа очраклары, COVID-19дан пациентларны дәвалау өчен ирекле койка фонды һәм тестны колачлау күрсәткечләреннән чыгып, ил субъектларының баш санитар табиблары белән консультациядән соң, үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан этаплап чыгу турында карар кабул итә алачак. Бу хакта ил Президенты Владимир Путин белән узган киңәшмәдә Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белдерде.
"Бу күрсәткечләр бер-ике атна, ягъни инфекциянең инкубацион чоры белән бәяләнә", - дип билгеләде Русиянең баш санитар табибы.
Беренче этапта Роспотребнадзор белгечләре русиялеләргә ачык һавада спорт белән шөгыльләнергә, балалар белән йөрергә, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендәге объектларның эшен, социаль дистанцияне үтәгән очракта, рөхсәт итәргә тәкъдим итә. Икенчесендә - гаиләләр белән йөрү, бер үк вакытта халыкка хезмәт күрсәтү чикләнгән зур мәйданда сәүдә нокталары ачу, мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшли башлау мөмкинлеге булачак. Өченчесендә - парклар, скверлар, социаль дистанцияне үтәгәндә, сәүдә предприятиеләре, бер үк вакытта кулланучыларга һәм сатып алучыларга хезмәт күрсәтү санын чикләмичә, эшли башлаячак, барлык мәктәпләр, балалар бакчалары, кунакханәләр һәм җәмәгать туклануы урыннары ачылачак.
Попова сүзләренчә, хәл начарайган һәм яңа коронавирус белән зарарлану үсешенең яңа дулкыны булган очракта, төбәк башлыклары үз-үзеңне изоляцияләү режимын янә катгыйландырырга тиеш.
Шуннан соң, Владимир Путин ассызыклаганча, карантин чаралары, чикләүләрне бетерү, икътисадны җанландыру буенча бөтен эшне Русия Хөкүмәте гомум координацияләүне гамәлгә ашырырга тиеш. "Төбәкләргә бу хакта истә тотарга кирәк. Алга йөгерергә ярамый, безне артка да ташламасын, әмма урында чабу мәгънәсез".
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда югары әзерлек режимы төбәк Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан 2020 елның 18 мартыннан кертелде. Республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимы 31 марттан эшли.
Фото: "Башинформ"