Җаваплылыгы чикләнгән “Уральский лес” җәмгыяте Уфаның кизү балалар бакчаларын һаваны зарарсызландыру өчен бактерицид рециркуляторлар белән тәэмин итү башлангычы белән чыкты.
Рециркуляторлар республика медицина техникасы җитештерүчесе — җаваплылыгы чикләнгән «Медстальконструкция» җәмгыятеннән сатып алынды.
“Уральский лес” урман сәнәгате компаниясе башкаручы директоры Руслан Хәйретдинов балалар бакчалары өчен медицина техникасын тапшырды һәм: “Коронавирус йогышы пандемиясе дәвамында “өзлексез җитештерү” белән беррәттән эшләргә мәҗбүр булган балалар бакчаларына мондый игътибар, әлбәттә, табигый. Синең турында кайгыртканыңны белү һәрвакыт мөһим, ә мондый катлаулы вакытта балаларыбызның аерым ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ булуын аңлау бик мөһим”.
Башкортстанның сәнәгать һәм энергетика министры урынбасары Тимур Герасимов әйтүенчә, “югары әзерлек” режимы шартларында ашыгыч хезмәтләр алгы сызыкта. "Бу безнең хәвефсезлекне тәэмин итүче хокук саклау һәм административ органнар да, хәзерге шартларда тәүлек буе вахтада торучы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре дә, өзлексез җитештерү циклы предприятиеләр эшчеләре дә, - диде ул. - Бакчаларның дежур төркемнәрендә йөрүче балалар максималь хәвефсезлектә булырга тиеш.
Республиканың Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы кураторлык итүче предприятиеләр ягыннан социаль җаваплылыкны хуплый. Һәм ул, һичшиксез, “Уральский лес” компаниясенең Уфа шәһәре балалар бакчаларына республикада җитештерелгән ультрашәмәхә белән зарарсызландыручы һава рециркуляторларын сатып алу һәм урнаштыру башлангычын да хуплады.
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгән 15 мәктәпкәчә учреждениегә рециклуляторлар куелды.
— Әлеге чаралар балалар бакчасындагы микроклиматка уңай йогынты ясар дип ышанам. Безнең балаларның сәламәтлеге өчен хәвефсезлек тәэмин ителәчәк, — дип билгеләп үтте министр урынбасары Тимур Герасимов.
Фото: пресс служба Главы РБ.