+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Май 2020, 11:10

Баймакта кышка тунны җәй әзерлиләр

Халкыбызда "Кышка туныңны җәйдән әзерлә!" дигән мәкаль бар. Бу инде кышкылыкка җәйдән үк әзерләнә тору кирәклеге мәгънәсенә ия.

Халкыбызда "Кышка туныңны җәйдән әзерлә!" дигән мәкаль бар. Бу инде кышкылыкка җәйдән үк әзерләнә тору кирәклеге мәгънәсенә ия.

Русия Энергетика министрлыгының 2003 елның 24 мартындагы 115 санлы боерыгы белән расланган «Җылылык энергиясен техник эксплуатацияләү кагыйдәләре»нә (6.2.13нче пункт) таянып, дефектларны ачыклау өчен барлык җылылык челтәрләре ныклыкка һәм чыдамлыкка сыналырга тиеш.

Бу юнәлештә Баймакта да актив эшләр алып барыла. Җаваплылыгы чикләнгән “Теплосеть” җәмгыяте 11еннән 13 майга кадәр язгы гидравлик сынаулар үткәрәчәк.

— Хөрмәтле җылылык энергиясен кулланучылар! Барлык кулланучыларга да баланс кирәк-яраклары чигендә запор арматурасын ябуларын үтенәбез, — дип мөрәҗәгать итә бу уңайдан Баймак “Теплосеть” җәмгыяте җитәкчелеге.

Фото: vk.com
Читайте нас