Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, төбәкнең барлык дала һәм тау елгаларында суның максималь дәрәҗәләре чоры узган, су кими бара.
Максималь дәрәҗәләрне узу көтелгән вакыттан соң килде, республикада бу дәрәҗәләр нормадан 117 сантиметр чамасы түбәнрәк булды.
Язгы ташу Агыйделнең югары һәм уртача агымында 2-3 майда билгеләп үтелде. Максималь дәрәҗәсе күпьеллык күрсәткечләрдән әллә ни аерылмый, әмма ул 4-5 көн соңлап килде. Хәзерге вакытта су дәрәҗәсе кими. Шуңа карамастан, Уфа территориясендә 4 торак йорт, 100 йорт яны территориясе һәм 8 юл участогы су астында кала.
Дим елгасында 24 апрельдән 2 майга кадәр максималь дәрәҗәдә су үтү күзәтелде. Алар уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 2,3-3,9 метрга түбәнрәк иде һәм күзәтүләр чорында иң түбән булып чыкты. Йортлар, йорт яны территорияләре һәм Дим елгасына якын юл участокларында су басу теркәлмәгән.
Белгечләр хәбәр итүенчә, елгаларда су күп булып, Павловка сусаклагычы эшчәнлегендә кискен үзгәрешләр булмавына таянып, Агыйдел һәм Караидел елгаларында сү дәрәҗәсенең кискен кимүен көтәргә кирәкми.
Фото: "Башинформ"