Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров онлайн режимда чираттагы "Сәнәгать сәгате"н үткәрде. Анда министрлыклар һәм ведомстволар, үсеш институтлары, предприятие җитәкчеләре, муниципалитет башлыклары катнашты. Алар республикада мебель продукциясе җитештерүчеләргә ярдәм итү чаралары турында фикер алышты.
Сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев хәбәр иткәнчә, төбәктә җиһаз тармагының 130дан артык предприятиесе эшли, аларда 2 меңнән артык кеше хезмәт сала. Җитештерүчеләр 30 марттан продукция җитештерүне туктатты. Моннан тыш, сәүдә үзәкләренең вакытлыча ябылуы һәм җиһаз аз сатылу сәбәпле, хезмәт хакы һәм салым түләү өчен акча керүдән туктады.
«Уфамебель» компанияләр төркемен гамәлгә куючы Виктор Кочубей, коронавирус инфекциясе таралу шартларында коллектив битлекләр һәм саклагыч костюмнар әзерләүне үзләштерде, дип сөйләде. Әмма төп продукцияне җитештерү һәм сату мөмкинлеге булмау кирәкле керем дәрәҗәсен тәэмин итәргә мөмкинлек бирми.
Шундый ук хәл «Велес» мебель фабрикасында да күзәтелә. Аның генеральный директоры Руслан Сәлахов сүзләренә караганда, фабрика хезмәт хакын, салым һәм мәҗбүри түләүләрне, коммуналь хезмәтләрне вакытында түли. Шул ук вакытта эш урыннары кимемәгән.
– Узган ел предприятие җитештерүне киңәйтү өчен яңа җиһазлар сатып алды һәм бүген кредит түләргә тиеш, – дип өстәде генеральный директор. – Без банк белән кредит каникуллары турында килештек, әмма әлегә сату базары юк, билгеле бер кыенлыклар туа.
Киңәшмәдә катнашучылар мебель сәнәгатенә ярдәм итү чаралары турында фикер алышты.
Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә азык-төлек булмаган товарлар, шул исәптән мебель кибетләрен ачу мөмкинлеге буенча тәкъдимнәр бирергә кушты.
– Хәзер без башка төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәнәбез. Һәм, әлбәттә, бездә булган хәлләрне карыйбыз. Катгый санитар таләпләрне үтәгәндә, азык-төлек булмаган продукция кибетләрен ачу сроклары турында фикер алышуыгызны сорыйм, - диде Радий Хәбиров.
Фото:glavarb.ru