+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Май 2020, 12:50

Коронавирустан үлсәң, 2,7 миллион сум түләнәме?

Федерация Советы 20 майда узачак утырышта коронавирус белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә иминият гарантияләре турында Президент Владимир Путинның указын тәэмин итүгә юнәлтелгән законны карарга мөмкин, дип хәбәр итте "РИА Новости" агентлыгына Федерация Советының Регламент комитеты рәисе Вячеслав Тимченко.

Русия Президенты Владимир Путин чәршәмбе көнне коронавирус белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә, үлгән очракта, 2,7 миллион сум өстәмә иминият гарантияләре бирү турындагы указга кул куйды.

"Әлеге указны законнар белән тәэмин итү кирәк булыр дип уйлыйм, Федерация Советы тиешле законны карарга әзер", - диде Тимченко.

Шулай ук, комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, Федерация Советы коронавирус ситуациясенә бәйле рәвештә икътисадның төрле тармакларына ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән башка законнарны да карый ала.

"Закон чыгаручылардан вәзгыятькә оператив реакция өчен таләп ителүче барлык нәрсәне сенаторлар тәэмин итәргә әзер", - дип өстәде Тимченко.

Фото: ria.ru
Читайте нас